Неврология өлкәсендәге казанышлар һәм хирургия техникасы үсеше нигезендә 1920 елларда аерым белгечлек булып аерылып чыга. Нейрохирургия нейрофизиология, рентгенология, радиология һәм клиник медицина белән тыгыз бәйләнештә тора. Микрохирургия нейрохирургиянең иң мөһим бүлеген тәшкил итә.

Нейрохирургия шулай ук нейротравматология, нейроонкология, баш һәм арка миендәге кан тамырлары патологиясе, артериаль һәм артеровеноз аневризмалар, артерия һәм вена куышлыкларындагы тайпылышлар, геморрагик инсульт һәм ишемия инсульты кебек бүлекләргә аерып карала.

Нейрохирургия үсешенә Казан профессорлары В.М.Бехтерев, Л.О.Даркшевич, А.Н.Миславский, Л.Л.Лёвшин, В.И.Разумовский, А.А.Вишневскийлар тарафыннан нигез салына. В.И.Разумовскийның «Баш мие хирургиясе буенча иң яңа мәгълүматлар» («Новейшие данные по черепно-мозговой хирургии», СПб., 1913) хезмәте — Россиядә баш мие хирургиясе проблемаларына багышланган иң беренче тикшеренүләрнең берсе.

В.И.Разумовский Джексон һәм Кожевников эпилепсияләрен дәвалау өчен беренче булып баш мие кабыгының аерым участокларын резекцияли, өч япьле нерв невралгиясе очрагында Гассер төенен кисеп ала, баш сөяге трепанациясе ысулларын камилләштерә.

А.В.Вишневский беренче булып баш сөяге дефектларын кальцийсызландырылган сөяк пластинкасы белән каплау ысулын тәкъдим итә.

1934–1960 елларда Казан нейрохирургларын В.А.Гусынин әйдәп бара. Бөек Ватан сугышы елларында Казанда 1000 һәм 400 ятак-урынлык 2 нейрохирургия госпитале ачыла, аларда Мәскәү Нейрохирургия институтының Казанга эвакуацияләнгән атаклы профессорлары — А.А.Аренд, М.Ю.Рапопорт, Н.Д.Лейбзон, А.Р.Лурия, С.М.Блинков һ.б. эшли. Госпитальләрнең берсе базасында Ортопедия һәм травматология институты оештырыла, аның структурасына 60 ятак-урынга исәпләнгән 1 нче нейрохирургия бүлеге кертелә (мөдирләре — Г.С.Книрик (1945–1976), Е.К.Вәлиев (1976 елдан).

Нейрохирургларның 1 нче Бөтенроссия конференциясенең (1950) Казанда уздырылуы Казан табибләренең Бөек Ватан сугышы яралыларын дәвалауга керткән өлешен тану һәм бәяләү була.

1966 елда Казан шәһәренең 15 нче клиник хастаханәсе базасында 60 ятак-урынга исәпләнгән 2 нче нейрохирургия бүлеге ачыла, мөдирләре — Х.М.Шульман (1966–1969), Ю.А.Менялкин (1969–1974), Р.В.Сарымсаков (1974–1983), В.Е.Яковлев (1983–1999), Р.Х.Кәримов (1999 елдан). 1982 елда ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә 40 ятак-урынга исәпләнгән, авыруларны планлы рәвештә кабул итүче нейрохирургия бүлеге булдырыла, мөдирләре — Г.В.Савкин (1980–1985), Ю.А.Менялкин (1985–1991), А.В.Горожанин (1991–1994), Л.П.Дюдин (1994–2006), Т.А.Бикмуллин (2006 елдан). 1994 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә балалар нейрохирургиясе бүлеге ачыла, мөдире — В.С.Иванов. «Травматология һәм ортопедия» фәнни-тикшеренү үзәге һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлекләре базасында өлкәара нейрохирургия үзәге эшли, җитәкчеләре — Г.С.Книрик (1954–1976), Е.К.Вәлиев (1976–1984), Х.М.Шульман (1984–1991).

1980 елдан Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 56 ятак-урынга исәпләнгән нейрохирургия бүлеге эшли, мөдирләре — В.С.Антонов (1980–1986), Н.В.Дубровин (1986–1997), А.С.Гроздов (1997 елдан).

Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә югары медицина технологияләренә нигезләнгән, 60 ятак-урынга исәпләнгән нейрохирургия бүлеге ачыла, мөдирләре — В.И.Данилов (1994–2006), А.Г.Алексеев (2006 елдан).

1999 елдан Түбән Кама шәһәренең 2 нче хастаханәсендә 30 ятак-урынлык махсус бүлек эшли, мөдирләре — А.А.Саушев (1999–2004), Е.П.Баранов (2004 тән).

ТР районнарында нейрохирурглар Бөгелмә, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләре һәм Алексеев шәһәр тибындагы посёлогы үзәк район хастаханәләренең травматология бүлекләре составына кертелгән.

ТР микрохирурглары тарафыннан хирургия инструментлары белән баш миенең иң эчкәреге структураларына янәшәдәге участокларны зарарламаслык итеп үтеп керергә мөмкинлек бирүче стереотаксик ысул үзләштерелгән. Хирурглар практикасында — эндоваскуляр ысуллар, эндоскопик алымнар, шунтлау операцияләре, интраоперация мониторингы.

Казанда нейрохирургия 1966 елда укытыла башлый, 1972 елда — ординатура, 1998 елда — аспирантура (Х.М.Шульман, В.И.Данилов, А.А.Калашников, Р.И.Яһудин, Т.А.Бикмуллин) булдырыла. 1981 елда нейрохирургия кафедрасы ачыла (мөдире — Х.М.Шульман), ул 1986 елда нерв авырулары кафедрасы белән берләштерелә (неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы, мөдире — М.Ф.Исмәгыйлев), 1996 елдан башлап нейрохирургия табибләре махсус әзерләнә.

2002 елда Татарстан нейрохирурглары ассоциациясе төзелә (идарә рәисе — В.И.Данилов). Ассоциация Казаннан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән 70 ләп нейрохирургны берләштерә (араларында 9 медицина фәннәре кандидаты, 3 медицина фәннәре докторы, 4 ТРның атказанган табибе бар).

2007 елда Казанда В.М.Бехтеревның тууына 150 ел тулуга багышланган «В.М.Бехтерев — нейрофәннәргә нигез салучы. Иҗади мирасы, тарих һәм заман» («В.М.Бехтерев — основоположник нейронаук. Творческое наследие, история и современность») Россия фәнни конгрессы уздырыла.

Автор – В.И.Данилов