Татарстанның бөтен районнарында һәм Казан территориясендә очрый.

Канат җәеме 55–75 мм, карасу-кызыл төсмерле бәрхетсыман кара төстә, сары ак каймалы, аның алдында зәңгәр тимгелләрдән торучы рәт, алгы канатларында сары ак төстәге 2 шәр зур тимгел бар. Июль–сентябрьдә оча. Кышкы йокыдан соң, йомыркаларын язын каен, тополь, тал яфракларына сала. Зур кызыл көрән таплы чәнечкеле кара гусеницалары, арткы өлеше белән теләсә нинди каты нигезгә берегеп, башлары белән аска асылынып курчакланалар. Бер атнадан соң хитинлы кабык астыннан булачак күбәләкнең билгеләре ачык күренә. Елга бер, кайвакыт 2 тапкыр үрчи.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).