Биографиясе

1907 елның 21 ноябре, Казан губернасы, Тәтеш өязе Олы Карамалы авылы — 1981 елның 18 сентября, Чечен-Ингуш АССРның Грозный шәһәре.

Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты каршындагы авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң (1926), «Тәмте» совхозында агроном булып эшли.

1927–1940 елларда Кыргызстан ССРның Ош өлкәсе авыл хуҗалыгында.

1940–1941 елларда «Дәүләт орлык фонды» конторасында идарәче, 1946–1978 елларда Чечен-Ингуш АССРның Ленин исемендәге 3 нче совхозында директор.

Герой исеме Маликов җитәкләгән совхозның яшелчә-җимеш җитештерүдәге уңышлары өчен бирелә.

1957–1977 елларда Чечен-Ингуш АССРның ЮС депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Хәмитова Р., Бәдретдинов Х. Туган якка якыная алмыйча // Гүзәл Кама Тамагы — Камское Устье — жемчужина природы. К., 2006;

Павлов В. Абдулла Маликов // Блокнот агитатора. Грозный. 1966. № 12.