Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Гомер еллары: ? — 1587 елдан соң.
Ядегәр ханның улы. Атасы Күчүм хан тарафыннан үтерелгәннән соң (1563), Бохарага качарга мәҗбүр була. Казак атаманы Ермак отрядларына каршы сугышта катнаша, 1585 елда Карачыбәк белән бергә җиңеләләр. Ермак үлеменнән соң (1585), Күчүм Кашлык шәһәрен ала.
Карачыбәк ярдәмендә Сәед хан тәхетне яулауга ирешә.
1587 елда Д.Чулков һәм М.Мещеряк җитәкчелегендәге рус отрядлары белән сугышта җиңелә, әсир төшә; Мәскәүгә озатыла һәм анда патша хезмәтенә билгеләнә.
Миллер Г.Ф. История Сибири. М.–Л., 1937. Т. 1;
Скрынников Р.Г. Сибирская экспедиция Ермака. Новосибирск, 1986.
Автор — И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.