Биографиясе

Гомер еллары: 1873 – 1938, Уфа шәһәре.

«Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала, «Чикерткә» һәм «Яз», соңрак «Шура» журналларында хезмәттәшлек итә.

1907 елдан «Госмания» мәдрәсәсе мөдире һәм мөдәррисе, 1912 елдан Уфа шәһәре ахуны. 4 нче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда (15–25 июнь, 1914, Санкт-Петербург) катнаша.

1917 елда мөселманнар Диния нәзарәте казые урынбасары һәм Уфа губернасыннан Учредительләр җыенына делегатлыкка кандидат итеп сайлана.

1920 елдан мөселманнар Диния нәзарәтендә: Голәмәләр Шурасы сәркәтибе; имамнар һәм мөәзиннәр әзерләү программасын төзи; дини әдәбият нәшер итү белән шөгыльләнә, «Ислам мәҗәлләсе» журналында хезмәттәшлек итә. Мәдрәсәләр өчен фәлсәфә, астрономия, гигиена буенча дәреслекләр авторы.

Репрессияләр корбаны.

Хезмәтләре

Рух хакында фәлсәфәи җәдидә вә Исламиятка бер назар. Уфа, 1909.

Автор – А.Ю.Хәбетдинов