- РУС
- ТАТ
шагыйрь
XIX йөздә яши.
Фольклор-әкияти хәлләр чынбарлык тормыш күренешләре белән үрелеп барган «Хәзрәти Зөлкарнәйн Дахма Шаһанга барганлары кыйссасы» (1889) дастаны авторы. Әсәрнең төп герое Искәндәр (Александр Македонский) шаһлар (Фирдәүсинең «Шаһнамә» поэмасы геройлары) каберлегенә сәяхәт кыла. Кара көчләрнең каршы торуын җиңеп, шаһларның юлламалары сакланган табутлар янына үтеп керә. Ул юлламаларда түрәләр үзләренең гаделсез яшәүләре, фәкыйрь-ярлылар турында кайгыртмаулары, үзләре башлаган сугышларның халыкка зур бәла-казалар китергәне өчен үкенәләр. Карашларына каршы килгән бу сүзләр Македонскийның ачуын чыгара, һәм ул үз ихтыярына каршы чыккан һәр кешене үтерү белән яный.
Татар әдәбияты тарихы. К., 1985. 2 т.
Автор — А.М.Ахунов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.