Биографиясе

1932 елның 4 феврале, Удмурт АССРның Дебесск районы Заречная Медла авылы — 2001 елның 22 марты, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1955) шунда ук эшли, профессор (1968), югары математика (1967–1972), гамәли математика һәм информатика (1972–2001) кафедралары мөдире, бер үк вакытта хисаплау һәм идарә итү системалары факультеты деканы (1972–1973), ректор (1977–1987).

Фәнни эшчәнлеге

Очраклы үзлеккә ия булган процессларны һәм системаларны оптимальләштерү буенча фәнни юнәлешкә нигез салучы. Кожевников очкыч аппаратлар һәм очраклы үзлекле системалар белән оптималь идарә итү теориясе нигезләрен булдыра (тикшеренү нәтиҗәләре баллистик ракеталар һәм Җирнең ясалма иярченнәренең ракета йөрткечләрен исәпләгәндә кулланыла). Өзекле стохастик системаларны оптимальләштерүнең санлы алымнарын эшли. Катлаулы техник системаларда проектлаштыруның һәм карарлар кабул итүне автоматлаштыруның теориясе нигезләрен үстерә (нәтиҗәләре СССР Авиация министрлыгы предприятиеләрендә авиация двигательләрен сынауның автоматлаштырылган системаларын булдыруда һәм эксплуатацияләүдә кулланыла). Очкыч аппаратлар һәм двигательләрне статистик оптимальләштерү (шул исәптән векторлы критерийлар кулланып) буенча тикшеренүләр үткәрә.

Компьютерлар дидактикасы принципларын нигезли, бу нигезләр Россиядә беренче компьютер дәреслекләреннән булган «Математик статистикага кереш» («Введение в математическую статистику», 1996) хезмәтенең асылын тәшкил итә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр, шул исәптән СССР Космонавтика федерациясенең ике медале (академик С.П.Королев исемендәге, академик М.В.Келдыш исемендәге), СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1978).

Хезмәтләре

Статистическая оптимизация летательных аппаратов. М., 1978;

Автоматизированные испытания в авиастроении. М., 1989 (автордаш);

О принципе оптимальности в среднем для разрывных стохастических систем // Автоматика и телемеханика. 1996. № 4;

Адаптивная аппроксимация функций // Изв. вузов. Математика. 1999. № 1.