Эчтәлек

Кайбер галимнәр (Р.Г.Әхмәтьянов һ.б.) Җалмавыз сүзе гомумтөрки йолма – җалма (ялап алу, комсызлык белән йоту мәгънәсендә) сүзеннән килеп чыккан дип саныйлар.

Җалмавыз гаять озын телле («җиде чакрымнан ялап ала»), корбаннарын тоташ килеш, чәйнәмичә генә йота. Кайвакыт убырлы карчыкны хәтерләтә («Яхшылыкка кире явызлык» дигән татар халык әкиятендә ул патша кызының канын эчә). Карурманнарда, тау куышлыкларында, кое төпләрендә яши (казакъ халык әкияте «Вәзир»).

Җалмавызның хәзерге образы шактый үзгәрешләр кичергән. Кайвакыт ул әкият геройларына ярдәм итәргә мәҗбүр: авыруларны, кулсызларны, аяксызларны йота һәм сәламәт килеш кире төкереп чыгара. Монда Җалмавыз образы борынгы инициацияләрдә файдаланылган агач потлар белән тиңләштерелә: Җалмавыз тотемик хайван, нәселгә нигез салучы хатын-кыз вазифасын үти.

Әдәбият

Ярми Х., Җамалетдинов Л. Татар халык әкиятләре // Татар халык иҗаты: Әкиятләр. Казан, 1977. 1 кит.;

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан, 1977. Т. 1; 1981. Т. 3;

Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. М., 1981.

Автор – Ф.И.Урманчеев