- РУС
- ТАТ
Татарстанның Биектау районындагы авыл. Тож елгасы буенда, Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 27 км төньяктарак урнашкан
1678 елдан Олыяз Пүчинкәсе исеме белән мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.
ХХ йөз башында авылда мәчет (1879 – 1880 елларда төзелә), мәктәп, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 506,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.
Хәзер Каенлык авыл җирлегендә.
1931 елда авылда “Ирек” колхозы оештырыла. 1950 елдан – Ворошилов исемендәге колхоз, 1969 елдан – “Красная Заря” совхозы (үзәк утары Шуман авылында), 2000 елдан – “Красная Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Мәчет эшли (1989 елдан).
1859 елда – 272,
1897 елда – 372,
1908 елда – 411,
1920 елда – 462,
1926 елда – 470,
1938 елда – 400,
1949 елда – 318,
1958 елда – 237,
1970 елда – 198,
1989 елда – 139,
2002 елда – 145,
2010 елда – 147,
2017 елда – 145 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.