1930 елда Кече Чынлы авылында «Гигант» колхозы буларак оештырыла, 1962 елдан хәзерге исемдә; 1994 елда күмәк предприятие итеп үзгәртелә, 2004 елдан — ҖЧҖ.

2012 елга эшләүчеләр саны — 160 кеше; авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 6405 га (шул исәптән 5423 га сөрүле җирләр). Җитештерүнең төп тармаклары булып бөртекле ашлык хуҗалыгы, чөгендер үстерү, терлекчелек санала; 7500 т бөртекле ашлык, 40000 т шикәр чөгендере, 4866 т сөт, 559 т сугымга терлек (тере үлчәмдә) җитештерелә. Бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 55 ц, шикәр чөгендере 400 ц тәшкил итә; һәр сыердан уртача еллык савым 8984 кг алына. 100 га авыл хуҗалыгы файдалану җирләренә күчереп исәпләгәндә 760 ц сөт, 87,3 ц сугымга терлек (тере үлчәмдә) җитештерелә. Җитештерүнең табышлылык дәрәҗәсе 20,3 % тәшкил итә.

Хуҗалыкның алдынгы хезмәткәрләре дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәргә лаек була, шул исәптән ТАССР, ТРның атказанган механизаторы исеме — 4 кешегә, ТАССРның атказанган агрономы — 3, ТРның атказанган терлекчесе — 4, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре — 6, ТРның атказанган вет. табибы — 1, ТРның атказанган энергетигы — 1, ТРның атказанган икътисадчысы — 1, ТРның атказанган төзүчесе — 1 кешегә бирелә; Октябрь Революциясе ордены белән 1 кеше, Хезмәт Кызыл Байрагы — 6 , «Почёт билгесе» — 3, 2нче дәрәҗә Хезмәт Даны — 1, 3нче дәрәҗә Хезмәт Даны — 1, 2 дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән — 1, медальләр белән 3 кеше бүләкләнә.

Предприятиенең җитәкчеләре: Х.З.Сибгатуллин (1950–1960), И.А.Садыйков (1985–1989), Б.А.Гафуров (1989 елдан).