Биографиясе

1928 елның 6 марты, Казан 2024 елның 6 июле, Казан.  

Казан механика-технология техникумын (1947) һәм Казан авиация институтын (1955) тәмамлый.

1947–1952 елларда «Казэнерго»ның район идарәсендә эшли.

1955 елдан Авиация сәнәгате министрлыгының 294 нче Тәҗрибә-конструкторлык бюросында (СКБ), лаборатория башлыгы (1957–1958), бүлек җитәкчесе һәм баш конструкторы (1958 елдан); 1960 елдан СКБ башлыгы, 1962 елдан СССР Радиосәнәгать министрлыгының шул ук СКБдан үзгәртелгән 334 нче фәнни-тикшеренү институты (1988 елдан Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институты) башлыгы, директоры һәм генераль конструкторы (1962–1988), фәнни консультанты (1989–1995), шәрәфле директоры (1995 елдан).

«Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе (1999 елдан). ТАССР Югары Советы депутаты (1980–1985).

Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясе академигы, Россия Хәрби фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Мостюков җитәкчелегендә институт хәрби техникада кулланыла торган радиолокацион бердәм тану системасын төзү буенча илнең баш предприятиесенә әверелә.

Хезмәтләре радиотехник системалар һәм махсус максатлардагы аппаратура төзелешенә карый.

100 дән артык фәнни хезмәт авторы.

Уйлап табуга 24 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Казанның мактаулы гражданы (2005).

Ленин ордены (1980), Хезмәт Кызыл Байрагы (1971), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» (2008), «Дуслык» (2018),  IV дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" (2023 ел) орденнары, медальләр, «СССРның мактаулы радисты» билгесе, ТАССР, ТР Югары Советлары Президиумнарының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.