Тарихы

1747 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы типтәрләр, асабалар һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, икмәк саклау-сату кибете, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 329,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Сәмәкәй авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Ирек» колхозы оештырыла. 1959 елдан авылда – берләштерелгән «Авангард» (үзәк утары – Сәмәкәй авылы), 1961 елдан – «Ленар» (үзәк утары – Сәмәкәй авылы), 1989 елдан – Сәет авылы белән бергә бүленеп чыккан «Ирек» (үзәк утары – Сәет авылы) колхозлары, 1997 елдан – «Ирек» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда «Шәкүр» мәчете (1995 елдан) бар.

Халык саны

1795 елда – 66,
1816 елда – 87 ир-ат;
1834 елда – 169,
1859 елда – 305,
1870 елда – 455,
1897 елда – 602,
1906 елда – 891,
1920 елда – 710,
1926 елда – 451,
1938 елда – 344,
1949 елда – 235,
1958 елда – 176,
1970 елда – 195,
1979 елда – 132,
1989 елда – 64,
2002 елда – 78,
2010 елда – 65,
2020 елда – 51 кеше (татарлар).