Биографиясе

1954 елның 24 марты, Казан – 2018 елның 20 гыйнвары, шунда ук.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1978).

1979 елда Казан шәһәре Киров районы саклык кассалары идарәчесе урынбасары.

1980–1991 елларда «Советская Татария», «Вечерняя Казань», «Известия Татарстана» газеталары фотохәбәрчесе.

1992 елдан ТРның Президент аппараты матбугат үзәгенең әйдәп баручы референты.

Төп хезмәте Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышын һәм президент М.Ш.Шәймиевнең эшчәнлеген яктырту белән бәйле.

Иҗаты

Иҗатының төп темасы – мәдәният, сәнгать, спорт; яраткан жанрлары – портрет һәм пейзаж.

Козловскийның хезмәтләре 30 дан артык китап һәм альбомның бизәлешендә кулланылган.

Халыкара – «Ассофото» (ГДР, 1982), Истанбул (Төркия, 1992), Куала-Лумпур (Малайзия, 2005) күргәзмәләрендә; шәхси (Казан: 1993, 1997, 2004) фотокүргәзмәләрдә катнаша.