Биографиясе

1931 елның 12 декабре, Казан – 1995 елның 30 октябре, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1955). 1956–1958 елларда Алтай геология экспедициясендә (Усть-Каменогорск шәһәре) эшли.

1958–1962 елларда Казан университетының физик география кафедрасында; 1962–1965 елларда Төньяк гидротехника һәм мелиорация фәнни-тикшеренү институтының Казан гидрология һәм су ресурслары бүлегендә. 1965–1995 елларда Казан педагогия институтында, физик география кафедрасы мөдире (1968–1981).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре физик география, гидрология, дүртенчел чор геологиясе, геоморфология өлкәләренә карый. Елга үзәннәре төзелеше, сөзәклекләр үзгәреше, рельефның су агымына тәэсире, тигезләнү өслекләре, тектоник структуралар һәм рельеф катламы формалашуның төбәк һәм теоретик проблемаларын тикшерә.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән СССР Фәннәр академиясенең П.П.Семенов исемендәге алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Физико-географическое районирование Среднего Поволжья. Казань, 1964 (автордаш).

Асимметрия рельефа: причины и следствия. Казань, 1979.

Формирование и развитие асимметричных склонов речных долин Среднего Поволжья. Казань, 1989.

Природа Республики Татарстан. Казань, 1993 (автордаш).

Әдәбият

Дедков А.П., Трофимов А.М. Потери науки. Юрий Васильевич Бабанов (1931–1995) // Геоморфология. 1996. № 2.

Автор – Т.Г.Чекменёва