Чистай шәһәрендәге Мельников йорты. 1860–1879

1860–1879 елларда модерн элементлары белән эклектик формаларда сәүдәгәр М.Л.Мельников өчен төзелә.

Беренче катында кибетләр, контора һәм келәтләр булган ике катлы утар-йорт; икенче катта торак бүлмәләре урнашкан. «Г» хәрефе рәвешендәге йорт юллар кисешендәге почмакны чаң сыман гөмбәзле, купшы почмаклы ризалит белән бизәп тора. Гөмбәзнең балконлы цилиндрик барабанының очы барокко стилендәге бизәкләр белән төгәлләнгән. Икенче һәм аттик катлардагы ярымтүгәрәк балконнар бинаның почмагына аерым төс биреп тора. Бинаның төрле күләмле ике канаты ризалитлар белән тәмамланган. Сул яктагы кыскарак канат аттик каттагы ике пирамидалы яссы ризалит белән ныгытылган. Шундый ук ризалит уң яктагы озын канатның аттик барабанлы гөмбәз астындагы ярымтүгәрәк ризалит белән төгәлләнгән урта өлешенә урнашкан. Почмак ризалиты бинаның төп бизәге булып тора. Беренче каттагы кибет ишекләре ризалитлардан аерылып тора. Урам фасадларын бизәгәндә катлаулы ордерлы парлы ярымколонналар, төрле биеклектәге терәкләр белән ныгытылган кәрнизләр, модерн стилендәге тәрәзә йөзлекләре һ.б. кулланылган.

1988 елга кадәр бинада ВЛКСМның шәһәр комбинаты урнашкан була, хәзер биредә дәүләт учреждениеләре эшли.

Автор — Х.Г.Надыйрова