1931 елның 6 маенда Казан университетының совет төзелеше һәм хокукы факультеты җирлегендә Казан совет хокукы институты буларак ачыла.

1935 елдан Казан хокук институтыты, 1936 елдан, Казан совет төзелеше институты белән кушылганнан соң, Казан юридик институты 1952 елда Казан университетының юридик факультеты дип үзгәртелә.

Институтта 10 кафедра, аспирантура, 2 белгечлек (студентларны юстиция, прокуратура, адвокатура органнарында эшләү, шулай ук барлык Идел буе республикалары һәм өлкәләрендәге совет учреждениеләрендә эшләү өчен әзерләү) була.

Институтны ел саен 300–350 кеше тәмамлый. Шәкертләре арасында Р.С.Әҗимов, Б.С.Волков, Н.С.Захаров, Ф.Н.Фәткуллин һ.б. кебек хокук белгечләре бар.