Биографиясе

1925 елның 18 октябре, хәзер Лениногорск районы Сугышлы авылы – 2016 ел, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1950).

1952–1955 елларда ТАССР МС каршындагы Радиофикация комитетында эшли, Казан фельдшер-акушерлар мәктәбендә татар теле укыта.

1955–1986 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (бүленеп: 1964–1965 елларда Башкорт университетында).

Хезмәтләре текстология, лексикология һәм лексикография, тарихи ономастика һәм терминологиягә карый.

4 томлы русча-татарча сүзлек (1955–1959) мөхәррирләренең берсе.

Фасиев «Кыссаи Йосыф» поэмасы җыелма текстының беренче тулы академик басмасын чыгаруга зур өлеш кертә (1983): ул вакытта инде билгеле булган барлык текстларга да (160 тан күбрәк кулъязма) чагыштырма анализ бирә, поэманы хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итә (А.Х.Нуриева белән берлектә), текстның кириллица белән башкарылган транскрипциясен эшли, кереш мәкалә яза һәм аңлатмалар бирә.

Татар мәктәпләре, гимназияләре һәм пед. училищеләре өчен татар теле дәреслекләре һәм программалары авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татар телендә терминология нигезләре. К., 1969; 

Старотатарская деловая письменность XVIII века. К., 1981.

Автор — Л.К.Бәйрәмова