ВКП(б)ның Төмән шәһәр комитеты һәм Эшче, крәстиян, кызылармияче депутатларның шәһәр советы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

 1931 елның 7 ноябреннән 1936 елның 17 апреленә кадәр Төмән шәһәрендә (Омск өлкәсе) машина төзү предприятиеләрендә, Төмән агач эшкәртү һәм химия сәнәгатендә эшләүче татар эшчеләре өчен татар телендә нәшер ителә, барысы 427 сан.

1932 елда «Ударник» газетасын кушымта итеп чыгара.

Әдәбият

Фасахов К.М. С жизнью в ногу (Периодическая печать Татарии в восстановительный период). Казань, 1979;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров