- РУС
- ТАТ
протерозой төркеме (эон), (грек теленнән pro´teros — иртәрәк һәм zōē — яшәү)
2 млрд елдан артык дәвердәге кембрийгача чорның югары бүлекчәсе; архейдан соң палеозой эратемасы (эрасы) алдыннан килә. Яше 542±1 – 2500±100 млн ел.
Протерозой түбән (иртә) һәм югары (соңгы, рифей, венд) өлешләргә бүленә.
Татарстан территориясендә түбән протерозой утырмалары 1500 м дан тирәндәрәк урнашкан, метаморфик сланецлардан, кварцит, кристаллик нигезнең өскә чыккан токымнарыннан гыйбарәт; югары протерозой комсу-балчыксыл, карбонатлы токымнардан тора, утырма тышлыкның түбәнге өлешен формалаштыра.
Протерозой утырмалары вулканик токымнар: гранит, гранодиорит, диорит, сиенит, порфирит, габбро-диабазлар белән кискәләнгән. Утырма ятмалар коры һәм дымлы җылы климатның континенталь, сай сулы диңгез һәм диңгез шартларында хасил була.
Протерозойда тереклек бактерияләр, бер күзәнәкле примитив хайваннар (фораминифера), зәңгәрсу-яшел суүсемнәр, хәзерге диңгез каурыйларына һәм медузаларга якын организмнар рәвешендә фәкать диңгезләрдә генә бара. Соңгы протерозойда боҗралы суалчаннар һәм буынтыгаяклылар барлыкка килә.
ТР территориясендә протерозой утырмаларының югары өлешендә нефть, газ, битум чыганаклары ачыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.