Эчтәлек

1841 елның 18 апреле, Саратов шәһәре — 1885 елның 1 марты, Казан.

1861–1866 елларда Париж консерваториясенең ирекле тыңлаучысы була, 1866–1867 елларда Мәскәү консерваториясендә (Н.Г.Рубинштейн классы) укый, патша сарае җырчылар капелласында дирижерлык итү өчен имтихан тапшыра.

1871 елдан Мәскәү кадетлар корпусында җыр укытучысы.

1873 елдан Казанда, аерым дәресләр бирү белән шөгыльләнә, Казан университетының студентлар хоры белән җитәкчелек итә, концертлар белән чыгышлар ясый, фортепиано әсәрләрен һәм үзе язган романсларны башкара.

Түләүсез музыка мәктәбен оештыручы һәм җитәкчесе була (1882–1884). Санкт-Петербургтагы М.А.Балакирев исемендәге мәктәп үрнәгендә Пасхалов мәктәбенең эшчәнлеге нигезенә музыка коралларында күмәк уйнау (хор җыры, инструменталь оркестр һәм ансамбль башкаручанлыгы) принциплары салына.

Бигрәк тә рус музыкасын популярлаштыруга игътибар ителә. Мәктәптә фортепиано, вокал, оркестр уен кораллары, музыка теориясе буенча дәресләр алып барыла. Пасхалов ялгыз җырлау һәм музыка теориясе классларын алып бара. М.Ю.Лермонтов, А.К.Толстой, Н.П.Огарев, А.С.Кольцов, И.С.Никитин һәм башкаларның, шулай ук үзенең әнисе — шагыйрә А.Н.Мордвинова шигырьләренә 60 тан артык романс яза.

Әсәрләре XIX йөз ахыры — XX йөз башында күп кенә күренекле җырчыларның репертуарына («Дитятко, милость господня с тобой», «Под душистою ветвью сирени», «Что, моя нежная», «Нивушка» һәм башкалар) керә. Пасхалов әсәрләре П.И.Чайковский, М.П.Мусоргский иҗатларына йогынты ясый (Мусоргский Пасхаловның көчле хисләрне гади һәм тәэсирле итеп чагылдыра белүен, Пасхалов романсларының башкару һәм тыңлау өчен җиңел булуын искәртә).

Әдәбият

Белецкий Н.В., Назаревский П.П. Пасхаловы: Страницы музыкального прошлого. Л., 1970.