- РУС
- ТАТ
Музыкаль-поэтик фольклор жанры, йола җырлары төркеме
Татар халкы туй йолаларының барлык этапларында башкарыла. Пенза мишәрләрендә булачак киленнең йортына беренче тапкыр килгәндә, кода хуҗаларга: «Алгы ишегегезне ача килдем, арткы ишегегезне яба килдем, кызыгызга баш кода булып килдем», – дип мөрәҗәгать иткән.
Кайвакыт кода җырлары чичәннәрнең традицион импровизацияләре кебек яңгыраган. Балтач районында башта дога укылган, аннан соң гына кода үзенең «Ефәк баулы былбыл кош бардыр синең илеңдә, каеш баулы лачын кош бардыр минем илемдә» җырын башлап җибәрә алган.
Кыз ярәшү, кыз килешү этабында килен кияү егеткә һәм аның туганнарына бүләкләр (үзе тукыган, үзе чиккән сөлгеләр, ашъяулык, кулъяулыклар) тапшырганда тиешле туй җырлары башкара. мәсәлән, Мамадыш районында: «Сөлге сугам, сөлге сугам, сөлге сугам аклыкка, кызыл башлы сөлгеләрем язсын бәхет, шатлыкка», дип җырлаганнар.
Туй җырларына ата-ана йорты белән хушлашканда кәләшнең һәм аның дус кызларының елау һәм сыктаулары да керә (мәсәлән, Пенза мишәрләрендә: «Ничек ят өйләрдә торырмын?»). Мәҗбүри йолалар тәмамлангач, кияү һәм килен вәкилләренә, туй башына багышланган гомуми эчтәлекле туй җырлары башкарыла (мәсәлән, Пенза мишәрләре җыры: «Биеккәй тауларның башында өлгерә микән сабан ашлыгы? Син җырламасаң, кемгә җырларга соң, син бит туй башлыгы»).
Совет чорында халык туй йолаларын яңа йолалар кысрыклап чыгара. 1980 еллар башында туй җырлары белән традицион туй йолалары яңадан тергезелә башлый.
Татар туй җырларын И.Н.Надыйров һәм Ф.С.Баязитова өйрәнә. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар мирасханәсендә һәм фольклор фондында Татарстан Республикасы, Горький һәм Пенза өлкәсе районнарында язып алынган шактый күләмдә туй җырлары саклана.
Татар халык җырлары: Лирик җырлар. Йола җырлары. Казан, 1965.
Мөхәммәтҗанов Р. Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты (туй поэзиясе). Уфа, 1980.
Татар халык иҗаты: Йола һәм уен җырлары. Казан, 1980.
Автор – Ф.И.Урманчеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.