Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан авыл Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Ульяновка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Радио” колхозы оештырыла. 1957 елда Ворошилов исемендәге колхозда (үзәк утары – Ульяновка авылы), соңрак ул XX партсъезд исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1971 елда яңадан Ворошилов исемендәге колхоз. 1996 елдан авыл Ворошилов исемендәге крестьян хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясендә (үзәк утары – Ульяновка авылы). 2002–2007 елларда Ворошилов авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2005–2016 елларда “Ульяновка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1945–1978 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1949 елда – 199,
1958 елда – 138,
1970 елда – 143,
1979 елда – 132,
1989 елда – 87,
2002 елда – 88,
2010 елда – 84,
2020 елда – 69 кеше (чувашлар).