Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, агачтан әйберләр ясау.

XX йөз башында су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 380,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Афонас волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Шәңгәлче авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Ак чишмә” колхозы оештырыла. 1950 елдан “Йолдыз” колхозында (үзәк утары – Шәңгәлче авылы), 1951 елдан – “Уңыш” колхозы (үзәк утары – Шәңгәлче авылы), 1959 елдан – берләштерелгән Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Шәңгәлче авылы), 1970 елда “Знамя коммунизма” совхозы итеп үзгәртелә, 1993 елда – “Шәңгәлче” совхозы.

1997 елдан “Шәңгәлче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2014 елдан “Түбән Кама” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2021 елдан “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе).

Халкы башлыча үсемлекчелек, яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда Иоанн Предтеча чиркәве (2007 елдан) бар.

Халык саны

1859 елда – 161,
1870 елда – 179,
1884 елда – 235,
1913 елда – 486,
1920 елда – 441,
1926 елда – 308,
1949 елда – 356,
1958 елда – 267,
1970 елда – 229,
1979 елда – 130,
1989 елда – 66,
2002 елда – 67,
2010 елда – 31,
2022 елда – 76 кеше (керәшен татарлар).