Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Татарстанның Ютазы районындагы тимер юл разъезды поселогы, Ульяновск – Уфа юнәлешендәге тимер юлның Урыссу – Октябрьский тармагында, шәһәр тибындагы Урыссу эшчеләр бистәсеннән 6 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1950 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Ютазы районында. 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.
Хәзер – Әбсәләм авыл җирлегендә.
1970 елда – 51,
1979 елда – 46,
1989 елда – 20,
2002 елда – 32,
2010 елда – 9,
2020 елда – 20 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.