Татар халык иҗатының (туку, сугу) борынгы төре. Берничә этаптан тора: иң беренче – чималны эшкәртү (сарык йонын, киндер һәм җитенне, сирәк кенә – кычытканны, XIX йөзнең икенче яртысыннан – фабрикада эшләнгән киҗе-мамык җепләрне), шуннан җеп әзерләү (сортларга аеру, эрләү һәм сүсләрне буяу) һәм тукыма туку.

Җеп эрләү өчен орчык, каба һәм җеп эрләү машинасы кулланыла, җыелма каба киң таралган була (ул төп өлештән һәм канаттан тора).

XIX йөз уртасына кадәр эрләгән җепне буяу өчен үсемлек буяулары (ат кузгалагы яфраклары, имән, зелпе, сары буяк кайрысы), XIX йөз ахырыннан химик матдәләр файдаланыла.

Тукымалар махсус туку станында (киндер урыны), буй һәм аркау җепләрне аралаштырып, кулдан эшләнә. XIX йөз урталарына кадәр өйдә эшләнгән тукымадан файдаланганнар. Тукучылык белән гадәттә хатын-кызлар шөгыльләнә, сату өчен һәм заказга тукыганда эшләнмәләр катлаулы һәм бизәкләргә бай итеп башкарыла. Фараз ителгәнчә, XIX йөз урталарыннан Казан һәм Зөя өязләрендә, Нурлат һ.б. волостьларда вак туку мануфактуралары эшли, аларда әйберләр гадәттә кулдан тукыла, бизәкле тукымалар белән беррәттән комач тукымалар һәм баш яулыклары эшләнә.

Тукылган әйберләр (сакланганнардан иң элгәреләре XVIII йөзнең икенче яртысына карый): сөлгеләр, җәймәләр, чаршау, эскәтер, тастымаллар, түрләмә һәм кашагалар, челтәр, намазлыклар, борынгы киемнәр һ.б. – татарларның көндәлек тормышында утилитар, йола һәм гамәли функция үтиләр: аларны кәләш бирнәсенә куялар; туйларда, бәби туйларында бүләк итәләр, җеназаларда, Җыеннарда, Сабан туйларында өләшәләр, диварларга һәм бүлмәләргә, тәрәзә араларына эләләр, йортны бүлемнәргә бүләләр.

Сөлгенең бер өлеше. XIX йөз ахыры

Асалап сугу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Асалап сугу

Тукучылыкның төрки халыкларга хас иң борынгы төре – асалап сугу, бүлеп сугу: бизәкләр алдан билгеләнгән рәсем буенча төрле төстәге аркау җепләр белән ясала, ике яклы тукыма хасил була, шул ук вакытта төсле бизәк кырыйларында ачыклыклар кала. Асалап сугу техникасы белән шулай ук йон келәмнәр дә эшләнә.

XVIII йөздә – XIX йөз уртасында асалап сугылган тукымалар башкару техникасының камиллеге һәм бизәкләрнең ачыклыгы, матурлыгы (анда, кара төстән кала, барлык төсләр гаммасы кулланыла, бер әйбердә – 9–10 төсмер) белән аерылып тора.

Орнаментта Урта Азия һәм Азәрбайҗан келәмнәре, бизәкле башкорт тукымалары белән билгеле бер охшашлык бар. Шулай да татарлар эшләгән әйберләрдә бизәкләр композициянең күп төслелеге, монументальлеге һәм динамикасы белән аерыла, төп буйдагы ачык бизәкләр тыныч һәм вак рәсемле кайма белән чикләнә.

XIX йөз урталарыннан башкару өчен авыр булган асалап сугу кулланыштан чыга һәм келәм тукуда гына файдаланыла.

Сөлгенең бер өлеше. XIX йөз ахыры –XX йөз башы

Төсле чүпләм. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Чүпләмле туку

XIX йөзнең икенче яртысыннан чүпләмле тукуның төсле чүпләм (күтәреп сугу, күтәрү) һәм түшәүле туку техникасы белән башкарылган төрләре киң тарала. Чүпләмле бизәк ике төстән – фон хасил итүче ак буй (нигез) җепләр күбрәк кызыл яки зәңгәр, зәңгәрсу, яшел, сары аркау җепләр белән аралаштырып тукыла.

Чүпләмле техникада аркау җепләр күпләп файдаланыла, бизәкләр күп төсле килеп чыга. Түшәүле техникада (төсле чүпләмнең бер төре) буй яки аркау җепләрнең озын җөй белән бер яклап түшәлүе исәбенә бизәкләр зур була.

Зур әйберләрне: чаршау, ашъяулык, урын-җир җәймәләре, матча кашагалары, эскәтер һәм сөлге башларын чүпләмле туку ысулы белән бизиләр. Урал буе татарларының кайбер төркемнәрендә һәм керәшен татарларда чүпләмле һәм төсле чүпләмле бизәкләр шулай ук хатын-кыз күлмәкләре, алъяпкычлары, тастар башларын (сөлгесыман япмалар) бизәү өчен кулланыла.

Чүпләмләп тукылган бизәкләр күрше рус, мари, удмурт халыкларының эшләнмәләрендәге бизәкләр белән охшаш.

Сөлгенең бер өлеше. XIX йөз ахыры –XX йөз башы

Кыялап сугу. Татарстан Милли музее

Кыялап сугу

Кыялап сугу техникасы артык киң таралыш алмый, гадәттә, сөлге башларын кыялап бизиләр. Бизәкләр 6–8 аркау җебеннән ясала, аларны буй җепләр белән аралаштырганда, тоташ бизәкле тукыма барлыкка килә. Аңа ромб, карлыгач койрыгы рәвешендәге һ.б. бизәкләр хас.

Татар тукучылыгының үзенчәлеге эшләнмәләрнең күп төслелегендә һәм бизәк үрнәкләрендә чагылыш таба. Осталар бизәкне кабатламаска тырышалар, баскычлы-баскычлы өчпочмаклар, ромблар, квадратлар, йолдызлы, яфраклы үрнәкләр, свастикалар, Х-, S- һәм 8- ле стильләштерелгән чәчәк розеткаларын күп төрле вариантларда кулланалар, күппочмаклар арасын вак бизәкләр белән тутыралар. Гадәттә кызыл, куе кызыл, ак, алтынсыман сары җирлеккә кызыл, зәңгәрсу, зәңгәр, яшел, кызгылт-сары бизәкләр төшерәләр.

Алача

Көндәлек кием-салым һәм куллану әйберләре өчен иң гади тукыма – алача сугыла. Ул шакмаклы яки буй-буйлы, ике яки өч төсле була (кызыл төс ак, зәңгәр, яшел, зәңгәрсу, сары төсләр белән кушыла). Буй-буйлы алача хатын-кыз күлмәкләре тегү өчен файдаланыла.

XIX йөз уртасыннан кулдан сугылган тукымаларны фабрика тукымалары алмаштыра. Тукучылык әһәмиятен югалта башлый. Ул шәһәрдән ерак урнашкан Көнчыгыш Кама аръягы һәм Башкортстанның татар авылларында гына сакланып кала. Авыл осталары әле XX йөз ахырына кадәр һәр җирдә диярлек эре бизәкле паласлар (асалап сугу техникасы белән) һәм тукыма калдыкларыннан эшләнгән буй-буйлы тар озын паласлар (чүбек палас) сугалар.

Тукучылыктрадицияләре Алексеевск бизәкләп туку фабрикакасы, «Туран» фонды сувенир әйберләрендә (бизәкле сөлгеләр, эскәтерләр, тастымаллар җыелмасы һ.б.), Казан өйдә эшләүчеләр сәнгати һөнәрчелек комбинаты продукцияләрендә дәвам итә.

Әдәбият

Воробьев Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и настоящем. Казань, 1957.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). Казань, 1995.

Сафина Ф.Ш. Ткачество // Татары. М., 2001.

Авторлар: Р.Р.Батыршин, Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова