Графика төрләре

Башта «Графика» төшенчәсе фәкать язу һәм хаттатчылык белән бәйләп кулланыла.

Максаты ягыннан графика түбәндәге төрләргә аерып карала:

  • станлы графика,
  • китап графикасы,
  • газета-журнал графикасы,
  • плакат,
  • экслибрис,
  • гамәли графика (график дизайн төрләре).

Электрон системалар ярдәмендә башкарылып, экранда чагылдырылучы яисә принтерда басылучы компьютер графикасы аның яңа төре буларак барлыкка килә.

Графика жанрлары нәкышьнең төп жанрлары белән тәңгәл килә; архитектура графикасы – үзенчәлекле жанр.

Шәрекъ эстетик системаларында әһәмиятле урын тотучы шрифт, хаттатчылык, эпиграфика сәнгате графиканың мөстәкыйль өлешен хасил итә.

Графика Татарстанда

Татарстан сәнгатендә графика гарәп язуы нигезендәге хаттатчылыкның урта гасырлар традицияләренә барып тоташа, Казан ханлыгы чорында югары дәрәҗәдә үсеш кичерә.

XVI йөзнең икенче яртысыннан графика борынгы рус сәнгате традицияләренең төрләре һәм жанрлары (икона язу, лубок, китап ксилографиясе һ.б.) белән баетыла.

XVIII йөз уртасыннан дәүләт уку йортларында, һөнәри сәнгать остаханәләрендә, Л.Д.Крюков, В.С.Турин, Ф.П.Травкиннарның шәхси мәктәпләрендә рәсем предмет буларак укытыла.

XIX йөздә китап, журнал, альбом графикасы, бигрәк тә аның күренеш пейзажы жанры күтәрелеш кичерә (Э.Т.Турнерелли, В.С.Турин, А.Н.Раковичның Казан күренешләре, А.В.Котельников, Н.Н.Кафтанников, П.Т.Табуре, Ф.Ткачук, Л.Калмерның график иллюстрацияләре, Ф.Залесскийның көндәлектәге рәсемнәре).

XIX йөзнең 2 нче яртысында Казанда Коръән сүрәләре һәм мөселманнарның җәмигъ мәчетләре сурәтләнгән, татар осталары тарафыннан башкарылган график эстамп-шәмаилләр басыла.

Беренче татар профессор рәссамы, каллиграфия һәм бизәк төшерү остасы Г.Мәхмүдов була.

Графиканың үсеше һәм бу өлкәдәге осталар әзерләү өчен ныклы нигез Казан сынлы сәнгать мәктәбендә салына. Казан рәсем мәктәбе барлыкка килүдә Н.И.Фешинның педагоглык һәм иҗади эшчәнлеге хәлиткеч йогынты ясый. Мәктәпнең Ю.И.Тиссен җитәкчелек иткән гравюра бүлегендә классик гравюра һәм офорт укытыла.

Архитектура графикасы архитектура бүлегендә укыту программасының бер өлеше булып тора. Мәктәп эшчәнлеге нәтиҗәсендә графика рәссамнарны сәнгатьнең мөстәкыйль төре буларак үзенә җәлеп итә.

К.К.Чеботарёв, А.Г.Платунова, А.М.Родченко, В.Ф.Степанова, И.А.Никитин һәм башка укучыларның башлангыч иҗатында символизм стилендәге рәсемле графика чагылыш таба.

XX йөз башында рәсемле графика рус һәм татар телләрендә нәшер ителүче «Жизнь», «Волжские дали», «Аң», «Ак юл» һәм башка журналлар битләрендә, беренче милли рәссамнар – графиклар иҗатында (Х.Акчурин, Ш.Таһиров, М.Идрисов, Г.Камал, Г.Гомәров һ.б.) киң кулланыла.

1920 елларда графика сәнгатенең характерын Н.С.Шикалов, И.Н.Плещинский, Ф.С.Быков җитәкчелегендәге Казан архитектура-сәнгать остаханәләренең графика бүлеге һәм график-рәссамнарның «Всадник» берләшмәсе эшчәнлеге билгели. Җәмгыятьнең социаль-сәяси ихтыяҗларына җавап рәвешендә сәяси плакат, китап һәм газета-журнал графикасы күтәрелеш ала, аларның стилистикасына Пролеткульт һәм ТатЛЕФ идеологиясе үз эзен сала.

«Всадник» рәссамнары эстамп сәнгате, иллюстрацияләнгән аз тиражлы китап, графиканың кече формалары (экслибрис, наширлек маркасы һ.б.) үсешенә өлеш кертәләр. Профессиональ графиклардан тыш, башка юнәлештә эшләүче рәссамнар да сәнгатьнең бу төренә еш мөрәҗәгать итә: К.К.Чеботарёв, А.Г.Платунова, А.Н.Коробкова, В.В.Кудряшов, М.В.Барашов, Н.М.Сокольский, Г.А.Козлов һ.б.).

Татар профессиональ графиклары Х.Ә.Алмаев, О.В.Арсланов, Ф.Ш.Таһиров, Д.Н.Красильников, Ш.Н.Мөхәммәтҗанов, Б.Г.Йосыпов, Җ.Г.Булат һәм башкалар иҗатында төп урынны китап һәм журнал графикасы, гарәп һәм соңрак латин алфавитларының конструктивизм стилендәге тәҗрибәләре алып тора.

1930 елларда графика үсешенә А.В.Луначарский исемендәге полиграфия мәктәбе һәм П.М.Дульскийның сәнгатьле полиграфия өлкәсендәге педагоглык эшчәнлеге мөһим этәргеч бирә.

Вакытлы матбугатта («Азат хатын», «Октябрь яшьләре» журналларында, «Кызыл Татарстан» газетасында һ.б.), шулай ук китап иллюстрацияләү өлкәсендә Г.Я.Мусин, М.З.Кәримов, Б.М.Әлминов, А.А.Хохряков, Н.М.Сокольский һәм башкалар актив эшли.

Сатирик графика «Чаян» журналы рәссамнары Г.Я.Поляков, П.М.Новичков, И.Е.Бобровицкий иҗатында көчле үсеш ала.

Бөек Ватан сугышы елларында графика сәнгатендә натурадан ясалган рәсем һәм сәяси плакат жанры өстенлек итә.

Х.Г.Якупов, М.Г.Усманов, А.М.Родионов, Җ.Г.Булат, Г.Д.Мелентьев, В.А.Попов, М.И.Семёнов, А.Г.Хуторов һәм башкалар зур әһәмияткә ия булган фронт рәсемнәре серияләре иҗат итәләр. Бу темага шулай ук Казанга эвакуацияләнгән графиклар – Б.А.Дехтерев, В.Б.Корецкий, В.А.Бадюль рәсемнәр ясый.

Р.Ф.Сәйфуллин, Б.М.Әлминов, И.Е.Бобровицкий, Э.Б.Гельмс, Н.М.Сокольский, А.А.Прытков һәм башкалар типография һәм трафаретлау юлы белән башкарылучы плакат жанрында («Окна сатиры») эшлиләр.

Сугыштан соңгы елларда графика сәнгатенә Татарстан китап нәшриятының бизәлеш редакциясе һәм анда графикларның гына түгел, нәкышьче рәссамнарның дә эшләве уңай йогынты ясый.

Б.М.Әлминов, М.К.Мавровская, М.Г.Усманова, Л.Г.Фәттахов, И.С.Хантимеров, Х.Г.Якупов, Р.М.Якупова, Н.В.Родионованың акварель, гуашь, тушьлы рәсем техникасы белән милли фольклор, хәзерге заман татар әдәбияты әсәрләренә иҗат ителгән иллюстрацияләр серияләренә станлы нәкышь трактовкасы хас. Х.Казаков линография юнәлешендә портретлар сериясе тудыра.

Эстамп сәнгатенең яңарышы 1960 елларда башлана.

Татарстан сәнгать дөньясына илнең төрле югары уку йортларында белем алган рәссамнар буыны килеп кушыла (И.Я.Язынин, С.М.Кульбака, И.К.Колмогорцева, В.В.Карамышев, Э.Я.Зарипов, Э.Г.Ситдыйков, В.А.Попов, Р.Ә.Килдебәков, Л.А.Потягунин, Л.М.Кольюранд, Т.А.Зуева, Т.Г.Хаҗиәхмәтов, И.К.Әхмәдиев, В.Б.Зелинский һ.б.). Алар, жанрлар һәм темалар колачын киңәйтеп, монотипия, пастель, акварель, гуашь, күмер, тушь, фломастер белән язу техникасында эшләп, агачта, металлда, линолеумда, катыргыда гравюра сәнгатен үстерәләр, аны стиль тенденцияләре һәм иҗат манералары белән баеталар. Тарихи-революцион, героик-гражданлык, әдәби, фольклор, көнкүреш, портрет, пейзаж темаларына аерым игътибар бирелә, сюжетлы-тематик һәм репортаж рәвешендәге әсәрләр иҗат ителә.

1960–1970 елларда графиканың сурәтләү теленә киң форматлылык, милли бизәкләр һәм этнографик мотивларны киң куллану, әсәргә плакат рәвеше һәм монументальлек төсмере бирүче гомумиләштерелгән формалар хас, бу күренеш яшьләрнең өлкән буын рәссамнары йөз тоткан «натуралы» караш юлына кануни реакциясе буларак бәяләнә. Шундый ук тенденцияләр китап графикасында өстенлек итә. Бу өлкәдә Э.Я.Зарипов, Б.И.Урманче, Т.Г.Хаҗиәхмәтов, И.К.Әхмәдиев һәм башкалар графика теленең милли формаларын тудыралар.

«Чаян» журналы рәссамнары Л.Х.Насыйров, С.Я.Насыйров, Ю.А.Денисов, Л.Г.Бочков, И.К.Әхмәдиев, В.П.Игнатьев, Э.Н.Дышаев, Э.Б.Гельмс һәм башкалар  иҗатында сатирик графика активлаша.

ТАССР Рәссамнар берлеге каршында «Агитплакат» остаханәсенең оештырылуы графика жанры үсешенә этәргеч бирә. И.Л.Язынин, И.К.Колмогорцева, И.К.Киселёва, Л.Я.Елькович, И.Г.Закиров (Н.Х.Сәлахиев белән берлектә) һәм башкалар тарафыннан плакат серияләре эшләнә.

1980–1990 елларда Татарстан рәссамнары графикага сирәк мөрәҗәгать итәләр. Графика әсәрләрендә иҗтимагый тормыш, гражданлык темалары юкка чыга, рәссамнар образлардагы метафорик ишарәләрне, сурәтләү теленең зәвыгын, башкару техникасы осталыгын игътибар үзәгенә алалар (Н.У.Әлмиев, Ю.М.Каспина, В.П.Аршинов, В.И.Ильин, В.Р.Иванов, М.М.Кузнецов һ.б.).

1980 елларның 2 нче яртысыннан станлы графикага игътибар арта, рәссамнар яңа сәнгать алымнарына, образлы сурәтләү чараларына мөрәҗәгать итәләр, үз иҗатларында жанр композицияләре, пейзажлар, натюрмортлар, төрле стиль юнәлешләрендә, асылда, постмодернизм юнәлешендә тематик һәм абстракт композицияләр тудыралар (Ю.Л.Бердников, В.А.Вязников, Р.Х.Гайсин, Л.Е.Евграфова, Е.С.Ермолина, Ә.М.Закиров, Ә.Р.Ильясова, В.А.Нестеренко һ.б.).

Т.А.Зуева, М.И.Мавровская, И.К.Колмогорцева һәм башкалар тарафыннан гравюрада һәм рәсемдә, башлыча, Казан, Алабуга, Болгардагы тарихи истәлекләрнең архитектур пейзажлары тудырыла.

Китап графикасы өлкәсендә Б.А.Гыйльванов, В.Е.Булатов, Р.Г.Шәмсетдинов, И.И.Нәфиев, Н.Т.Хаҗиәхмәтов, Ф.Ш.Хәсьянова, Г.Л.Эйдинов һәм башкалар актив эшли.

Рәссам-графикларның көчле коллективлары Чаллыда, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдә оеша (Б.Б.Грабенко, Г.А.Иванов, А.И.Максютин, Б.Ш.Мәрданов, Р.З.Мөхәммәтдинов, М.А.Покалёв, Д.К.Садретдинов, Р.В.Сәләхетдинов, Ю.Г.Свинин, В.И.Сынков, А.А.Терентьев, А.В.Тугаринова, А.В.Халдеев, М.Г.Шәйдуллин һ.б.).

Хаттатчылык һәм шәмаилләр ясау сәнгате Н.Ф.Исмәгыйлев, Р.Шәмсутов, Ф.Г.Гыйрфанов, В.Попов, Р.С.Мөхәммәтҗанов һәм башкалар иҗатында яңа сулыш ала.

Әдәбият

Дульский П.М. Книга и её художественная внешность (В связи с казанским книгопечатанием). Казань, 1921;

Дульский П.М.  Актуальная графика. Казань, 1935;

ЕльковичЛ.Я. Сатирическая графика художников Татарии. М., 1963;

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии: Живопись, скульптура, графика. М., 1978;

Червонная С.М. Искусство Татарии. История изобразительного искусства и архитектуры с древнейших времён до 1917 года. М., 1987;

Ключевская Е.П. У истоков казанской графики // Художник. 1990. № 6.

Автор – Е.П.Ключевская