Дөнья фаунасында 50 гә якын, Татарстан территориясендә ике ыругка караган (Anadonta һәм Pseudoanadonta) 6 төре билгеле. Идел, Кама, Мишә, Казансу, Зөя, Зәй һ.б. елгаларда гади тешсез әкәм-төкәм (Anadonta cygnea) киң таралган. Тешсез әкәм-төкәмнең башка төрләре (A. pescinalis, A. subcircularis, P. complanata) сирәгрәк очрый, нигездә, Куйбышев сусаклагычында яшиләр.

Кабырчыклары яшькелт-көрән яки коңгырт төстә, канат җәеме 20 см га кадәр, озынча-түгәрәк формадагы 2 шома кабырчыктан тора, аларда исә үсү сызыклары күренеп тора. Кабырчыклары юка яки калын, эчке өслеге сәдәф катлау белән капланган, үзара сырт ягындагы сыгылмалы сеңер белән тоташкан. Бикләгеч тешләре юк (исеме шуннан). Күбесенчә әкрен агымлы яки торгын суларда, ләмле йомшак грунтларда яши, алгы тар башы белән грунтка яртылаш яки гәүдәсенең өчтән ике өлеше күмелә. Судагы йөзмә бактерияләр, суүсемнәр һәм таркала баручы органик калдыклар белән туена, кабырчыклар аша су фильтрлана. Аяк мускулының кыскаруы исәбенә хәрәкәтләнә. Эмбрионнары көздән мантия куышлыгында өлгерә, язын ыргаклы личинкалар (глохидияләр) тышка чыга, балыкларның саңагына, тәненә берегәләр һәм, шунда паразитлык итеп, акваториядә таралалар. 10–15 ел (күбрәк тә булырга мөмкин) яшиләр.

Тешсез әкәм-төкәмнәр, зур күләмдәге суларны чистартып, сулыкларның үз-үзләрен чистартуында зур роль уйныйлар.

Тешсез әкәм-төкәмнәр йорт хайваннары азыгында файдаланыла.

Кабырчыклары төймә ясауда чимал буларак хезмәт итә.