Административ-территориаль буйсынуы

1925 елда Мартышье күленең көнчыгыш ярында нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Спас кантоны Спас волостена керә.

1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Антоновка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Оештырылган көненнән поселок “Антоновский” совхозы бүлекчәсендә. 2002–2009 елларда поселокта “Весна” крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 66,
1949 елда – 107,
1958 елда – 228,
1970 елда – 132,
1979 елда – 87,
1989 елда – 58,
2002 елда – 53,
2010 елда – 42,
2021 елда – 34 кеше (руслар).