1916 елның 25 феврале, Самара губернасы Бөгелмә өязе, хәзерге Лениногорск районы Кирлегәч авылы – 1995 елның 20 гыйнвары, Казан.

Педагогик рабфакны (1937), Казан педагогия институтын (1956) тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 13 яшеннән башлый, туган авылы мәктәбендә дәресләр алып бара.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1945 елдан журналистлык хезмәтендә: «Социалистик Татарстан» газетасында (1945–1950) эшли, «Чаян» (1950–1960), «Совет мәктәбе» (1960–1977) журналларында баш мөхәррир.

1977 елдан РСФСР Мәгариф министрлыгы Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалында.

Фәнни-тикшеренү эшләренең төп юнәлеше – татар теленә өйрәтүнең теориясе һәм методикасы, татар әлифбасы тарихы. Балаларга гаилә тәрбиясе, мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия бирү проблемаларын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Мәктәпкәчә учреждениеләр, әзерлек класслары, ата-аналарга педагогик белем бирү өчен программалар, уку ярдәмлекләре, хрестоматияләр, шулай ук педагогия һәм филология буенча вакытлы матбугатта басылган күп кенә мәкаләләр авторы.

Хезмәтләре

Белем әлифбадан башлана. Казан, 1973.

Бүләк. Казан, 1975.

Сезгә, ата-аналар. Казан, 1979.

Әдәбият

Вәлиуллин М.Ә. Матбугат ветераны // Мәгариф. 1996. № 5.

Ибраһимова Ф.И. Сәләтле иде // Татар иле. № 18, 6 май, 2006.