Биографиясе

1897 елның 28 марты, Вятка губернасы, Алабуга өязе Уразай авылы — 1980 елның 3 феврале, Казан.

1904–1911 елларда «Буби» мәдрәсәсенең кызлар сыйныфында укый.

1912 елда икееллык педагогик курслар тәмамлый, рус телен өйрәнә, экстерн рәвешендә имтиханнар тапшырып, Атбасар педагогия көллиятен тәмамлый (Казакъстан), урта мәктәпләрдә укыта.

1920 елдан Ташкентта: Үзбәк хатын-кызлар институтында укыта, Урта Азия университетында укый.

1922 елдан Казанда. Ликбез курсларында, Совет сәүдә техникумында, урта мәктәптә, 1957–1967 елларда Казан педагогия институтында гарәп теле укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Шәрекъ телләрен яхшы белә, татар мәктәпләрендә рус телен укыту методикасы белән шөгыльләнә. Борынгы татар әдәбияты ядкәрләрен өйрәнә.

Әсәрләре татар халкының рухи мәдәниятенә зур йогынты ясаган күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре турында биобиблиографик каталог төзи (ТР Милли музеенда саклана; 7 меңнән артык шәрекъ авторын, 30 меңгә якын әсәр исемен үз эченә ала).

Методик әсбаплар һәм фәнни мәкаләләр авторы.

Автор — Р.Р.Мусабәкова