Биографиясе

1912 елның 11 декабре, Казан губернасы, Зөя өязе Шеланга авылы — 1981 елның 22 декабре, Кама Тамагы районы Тәмте авылы.

Минзәлә терлекчеләр мәктәбен тәмамлый (1935).

1928–1981 елларда Кама Тамагы (1963 елга кадәр Тәмте) районында: «Волгопромкооперация» артелендә эшче, Шеланга җиләк-җимеш заводында кладовщик, «Луч Октября» колхозында колхозчы, ферма мөдире (1935–1938), район җир бүлегендә зоотехник (1938–1950), Мичурин исемендәге колхоз рәисе (1950 елдан). Лисин җитәкчелек иткән елларда колхозда үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешелә, хуҗалык СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм ВЦСПС (1973), РСФСР МС (1975), КПСС өлкә комитеты, ТАССР МС, ВЛКСМ өлкә комитеты һәм Профсоюзлар өлкә комитетының (1967) күчмә Кызыл байраклары белән бүләкләнә.

1963–1967 елларда РСФСР ЮС депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, медальләр, РСФСР, ТАССР ЮСлары Президиумнарының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. К., 1980;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена «Трудовой Славы» — наши земляки. К., 2003.

Автор – И.Н.Афанасьев