РКП(б)ның Казан губкомы, аннан соң РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты матбугат бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1920 елда Казанда гыйнвардан августка кадәр рус телендә нәшер ителә, барлыгы 9 саны чыга.

«Өмид» басмаханәсендә 24 бит күләмле журнал рәвешендә басыла.

Мөхәррирләре – В.М.Бахметьев, Г.С.Гордеев; газетада М.Ф.Ильина, М.К.Корбут, П.А.Радимов һәм башкаларның мәкаләләре урын ала.

Юнәлеше

Крәстияннәр арасында марксистик-ленинчыл идеология тарату максатын алга куя.

В.И.Ленин, Л.Д.Троцкий мәкаләләре күчереп басыла, совет хакимиятенең крәстияннәргә караган сәясәте, күмәк хезмәт, авыл хуҗалыгы артельләре һәм коммуналары тормышы, җирне күмәк эшкәртүнең һәм күмәк хуҗалыкларга берләшүнең файдасы турында аңлатыла.

Гражданнар сугышы фронтларындагы хәлләрне яктырта, крәстияннәрне үзләреннән арткан икмәкләрен Кызыл Армиягә бирергә чакыра.

Газетаның төп рубрикалары: «Авыл хәбәрләре», «Җир һәм ирек өчен», «Авыл көнкүреше», «Бер кешедән гаскәр булмый», «Безнең әңгәмәләр».

«Сәнгатьле сүз» рубрикасында зур булмаган шигъри һәм чәчмә, шул исәптән Д.Бедный, Б.Пильняк әсәрләре басыла.

Газета РКП(б) ҮК секретариаты тарафыннан югары бәяләнә. Акча җитмәү сәбәпле чыгудан туктый.

Әдәбият

Фасахов К.М. С жизнью в ногу. Казань, 1979;

Литвин А.Л. Казань: Время гражданской войны. Казань, 1991;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Р.А.Айнетдинов