Поселокка 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән поселок ТАССРның Бөгелмә кантоны Әлки волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Кәкре Елга авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселокта «Якты юл» колхозы оештырыла, 1950 елларда «Марс» колхозы (Кәкре Елга авылы) составына керә.

1998 елда « Баянов һәм К°» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә. 2004 елдан «Марс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халык саны

1938 елда – 164,
1949 елда – 115,
1958 елда – 98,
1970 елда – 113,
1979 елда – 101,
1989 елда – 61,
2002 елда – 37,
2010 елда – 30,
2015 елда – 20 кеше (татарлар).