Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. XVIII йөз чыганакларында шулай ук Кокачей исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (беренче мәчет 1662 елда төзелә, 1742 елда җимерелә, 1902 елда яңа мәчет төзелә, 1939 елда манарасы сүтелә), су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 640,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Түбән Сон волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Усали авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда (башка мәгълүматлар буенча, 1931 елда) “Трактор” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Измайлов). 1954 елда Куйбышев исемендәге колхоз (Усали (үзәк утары), Югары Кыярлы, Владимир, Баскан, Күкчишмә авыллары) составына керә, 1993 елда “Татарстан” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә, 2002 елдан – “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 еллар ахырында элекке мәчет бинасында мәктәп ачыла, 1966 елдан яңа бинада, 2008 елда ябыла, 2012 елда бинасы янып юкка чыга. 2013 елда Бөрсет-Сукачы авылында туган, Чаллыдагы “Камилла” сәүдә йорты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Р.Н.Зиярова акчасына яңадан төзелә, 2015 елдан эшләми.

Мәктәп белән бер бинада 2012 елга кадәр медпункт һәм клуб эшли. 2013 елда – Р.Н.Зиярова катнашында яңа медпункт, 2014 елда мәктәп-мәдрәсә төзелә. Мәчет эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Баһави”, “Гали”, “Рамазан”, “Таш чишмә” “Изгеләр чишмәсе” чишмәләре бар.

Авылдан көньяк-көнбатыштарак эпиграфик ядкәр – алгы һәм ян-якларында рельефлы гарәп-татар язулы кабер ташы табыла (XVI йөзнең беренче яртысы).

Халык саны

1782 елда – 75 ир-ат;
1859 елда – 399,
1897 елда – 579,
1908 елда – 677,
1920 елда – 690,
1926 елда – 707,
1938 елда – 762,
1949 елда – 497,
1958 елда – 459,
1970 елда – 437,
1979 елда – 394,
1989 елда – 309,
2002 елда – 278,
2010 елда – 248,
2017 елда – 214 кеше (татарлар).