Төньяк ярымшарның һәм Көньяк Американың уртача һәм салкын поясларында 200 дән артык төре таралган.

ТР территориясендә бер төре – дару валерианасы (V. officinalis), урман буйларында, сазлык, елга һәм күл ярларында үсә.

Кыска тамыр системасы һәм күп санлы шнурсыман иярчен тамырлары булган 50-150 см озынлыктагы күпьеллык үләнчел үсемлек. Сабагы нык, туры торучан, өске өлешендә тармакланган. Яфраклары каурыйсыман теленгән, кырыйлары эре тешле. Чәчәкләре – вак, хуш исле, алсу яки ак, калкансыман яки себеркәчле чәчәк төркеменә җыелган. Җимеше – бүрекчәле озынча орлыкча. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив ысул белән үрчи.

Составында алкалоид, гликозид, дуплау матдәләре, шикәр, органик кислоталар, эфир майлары кергән тамырларын һәм тамыр системасын тынычландыру чәе ясауда файдаланалар.

Медицинада нерв системасы бозылганда, ашказаны-эчәк куышлыгы кысылганда кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.