Эчтәлек

Русча «посад» сүзе элеккерәк заманда шәһәрләрнең сәүдә-сәнәгатькә мөнәсәбәтле өлеше мәгънәсендә йөргән. Посад-бистә халкы салым түләгәндә, җәмгыяви эшләрне башкарганда аерым бер җәмәгать тәшкил иткән, йөзлек, иллелек һәм унлыкларга бүленгән.

Салымнар, җәмгыяви бурыч үтәү йөкләмәләре башта йөзлекләргә бүлеп бирелгән. Һәр йөзлекнең үз исәп-хисап дәфтәре булган, йөзлеккә керүчеләр анда 3 төркемгә бүленеп йөртелгән: таза тормышлылар, урта хәллеләр һәм ярлыраклар. Тарихчы А.А.Кизеветтер фикеренчә, бу бүленеш гаилә милкенең күләменә карап билгеләнгән. 1555—1556 елларда бистә халкы җәмәгатьләрендә үзидарә тәртибе кертелә. Йөзлекләр белән идарә итү, салым җыю, катлаулы булмаган мәхкәмә эшләрен карау, гражданлык мәсьәләләрен хәл итү өчен махсус идарә — земство йорты бистә халкының гомуми җыелышында сайлап куела. Бу идарәгә бистә-посадның старосталары, танылганрак кешеләре һәм җирле казыйлар («целовальниклар» — тәре үбеп ант иткән чиновниклар) сайланган. Земство йорты башлыгы «баш староста»га йөзлек, иллелек, унлык старосталары буйсынган. Сабан исәбеннән түләнә торган төп салымны («посошный окуп») баш староста җыйган. Целовальниклар кеше исәбеннән җыеласы салымны бүлүдә катнашкан. Өстәмә салым төрләрен (кабаклар кереме, тамгачы-таможнячылар һ.б. кереме) җыю-билгеләү өчен аерым җаваплы кешеләр билгеләнгән. Канцелярия эшләрен сайлап куелган дьяк башкарган. Түрәләр бер елга сайланган. Унлык, иллелек, йөзлекләргә керүчеләр исемлеге төзелгән, шулар нигезендә салым-биремнәр бүленгән. Салым, керемнәр җыйганда җитешмәүчелек ачыкланса, исемлек төзүчеләр җавап биргән. Бистә халкы сайлап куйган үзидарә белән килешмәгән очракта, воевода аларны расламаган, сайланучылар исемлеген үзгәртү хокукына ия булган. Яшәгән урыныннан качып китүчеләрне хөкүмәт оешмалары эзәрлекләгән.

1679 елдан башлап бистә халкы салымны сабан башыннан түгел, йорт саны исәбеннән түләргә тиеш була. Шул сәбәпле азрак салым түләргә теләгән ишле гаиләле йортлар саны күбәя. Үлгән йорт хуҗасының баласы булмаган очракта, бу йортка аның башка туганнарының күчеп яшәү очраклары ешая; вафат булучының хатыны, мирасының 1/4 өлешен саклаган хәлдә, яңа гаилә составына керә торган була. Йорт тотардай туганнары булмаган очракта, үлүченең милке җәмәгать карамагына тапшырыла. 1679 елдан бистә халкы үзидарәсе Стрелецлар приказы карамагына керә. Бөлгенлеккә төшкән бистә халкы салым түләүчеләр катлавына күчерелә. Бистә-посадлардан күчерелүчеләрдән торган аерым авыллар да булган.

Казан төбәгендә бистә халкы XVI йөзнең 2 нче яртысында теркәлгән. Ул вакытта Казан бистәләре Россиядә иң зурлардан саналган, аларда 500-600 ләп йорт исәпкә алынган. Аларда күпчелеге ярлылар яшәгән (1 хәлле гаилә йортына 50 ярлы йорт, 1 урта хәллегә 10 ярлы йорт туры килгән). Сәнәгать үсешенә бәйле рәвештә бистә халкына булган ихтыяҗ арта. Казан төбәгендә аларның саны, башлыча, хәрби хезмәттән кайткан солдатлар (стрелецлар, тупчылар һ.б.) исәбенә тулыландырылган. 1565—1646 еллар аралыгында Казанда бистә халкы икеләтә арта. Мәсәлән, 1646 елгы исәпкә алу дәфтәрендә 2869 йорт хуҗасының 2540 ы бистә халкы буларак теркәлгән; шул исәптән татар бистәсендәге 105 йорт хуҗасы бистә халкы буларак салым түләгән.

Элек бистә халкына хас булган салым-керемнәр түләүдән азат ителгән ямчы, аучы гаиләләрен дә 1646 елдан шул катлауга теркиләр. 1649 дагы кануннар кабул итү комиссиясе карары белән элек салым түләүдән азат ителгән башка төр шөгыль ияләре дә бистә халкы катлавына күчерелә. Шәһәрдә яшәүче сәнәгатькәр, һөнәрче, алыш-биреш белән көн күрүчеләр, бобыльләр, чиркәү хезмәткәрләре һәм крәстияннәр бистә халкы буларак язылалар. Шуннан соң, мәсәлән, Царёвококшайск шәһәрендә бистә халкы буларак теркәлгән йортлар саны 30 дан 50 гә арта. 1775 елгы фәрман белән салым түләү тәртибе үзгәртелә, шәһәр-бистәләр халкы мещаннар, гильдияләргә теркәлгән сәүдәгәрләр һ.б. катлауларга бүленә. 1785 елгы Жалованная грамота буенча сәүдәгәр, мещаннар, һөнәрчеләр һ.б. милеккә ия булу тәртибенчә 6 разрядка бүленә. Бик аз милекле бистә халкы дәрәҗәсендәгеләрнең күпчелеге 6 нчы разрядка керә. Соңрак аларның күбесе мещан катлавына кушыла.

Әдәбият  

Зорин А.Н. Горожане Среднего Поволжья во второй половине XVI - начале XX вв.: Историко-этнографический очерк. К., 1992;

шул ук. Города и посады дореволюционного Поволжья. К.,2001.