Биографиясе

1944 елның 31 октябре, Днепродзержинск шәһәре.

1968 елда Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка педагогика институтын (А.Марков классы) тәмамлый.

1968–1971 елларда Татар филармониясендә солист, Казан музыка училищесендә укытучы. 1970 елдан Казан консерваториясендә (1992–2000 елларда татар традицион башкару сәнгате кафедрасы мөдире, 2002–2003 елларда татар музыкасы кафедрасы мөдире, 2004 елдан скрипка кафедрасы профессоры) укыта.

Россиядә һәм чит илләрдә эшләүче 100дән артык скрипкачы тәрбияли (алар арасында халыкара һәм төбәк конкурслары лауреатлары Р.Сафин, А.Зәйнуллин бар).

1979 елда Казан консерваториясенең кыллы квартет ансамблен оештыра (беренче скрипка) һәм җитәкли, ул 1996 елда Татарстан Республикасы Дәүләт квартеты статусын ала.

Татар халкының музыка сәнгате тарихына караган 50дән артык фәнни хезмәт, музыка дәреслекләре (шул исәптән татар музыкасы материалына нигезләнеп язылган «Яшь скрипкачы» (1–2 кисәк, 1977–1978), «Беренче адымнар» (1986) исемле беренче хрестоматияләр һ.б.), скрипка өчен ноталы әсәрләр җыентыгы авторы.

Камера ансамбле составында солист буларак, Россиядә һәм чит илләрдә (АКШ, Япония, Бөекбритания, Германия, Франция, Италия, Нидерланд, Чехия, Финляндия, Төркия, Һиндстан, Австралия һ.б.) актив концерт эшчәнлеге алып бара.

Халыкара «Мәскәү көзе», «Төньяк Пальмира», «Гаудеамус», «Европа-Азия», «Яңа күчмә иҗат» музыка фестивальләрендә катнаша.

Ш.Монасыйповның иҗаты ихласлыгы, көчле хислелеге, тәэсирлелеге һәм техник камиллеге белән җәлеп итә.

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге (1987) һәм Татарстан Республикасының  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре (2002) лауреаты.

Авторы – Ф.Ш.Салитова