Тарихы

XIX йөз башында Омар авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Беренче исеме – Липовка.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 286 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Троицк-Сәкинәс волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Омар авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

2007 елдан “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Омар авыл җирлегенә кергән барлык торак пунктлар территориясендә эшли) составында.

Халык саны

1859 елда – 55,
1897 елда – 117,
1908 елда – 200,
1920 елда – 109,
1926 елда – 93,
1938 елда – 76,
1949 елда – 88,
1958 елда – 60,
1970 елда – 37,
1979 елда – 29,
1989 елда – 3,
2002 елда – 1,
2010 елда – 1,
2017 елда – 1 кеше (руслар).