Биографиясе

1918 елның 21 ноябре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Кырымсарай авылы — 1943 елның декабре, Украина ССР, Кировоград өлкәсе Знаменка шәһәре.

Электровоз машинистлары курсын, Бийск финанс училищесен (Алтай крае, 1935) тәмамлый.

Бийск шәһәрендә шахтёр, финанс бүлеге инспекторы булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 106 нчы гвардия аерым разведка ротасында разведка взводы командиры ярдәмчесе (37 нче армиянең 110 нчы гвардия укчы дивизиясе). Дала, 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен (1943) барган сугышта катнаша.

Куцеволовка авылы (Кировоград өлкәсе Онуфриев районы) янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: 1943 елның 29 сентябрендә беренчеләрдән булып дошман уты астында Панарин каршы ярга йөзеп чыгып, дошман гаскәрләре һәм техникасы урнашкан урынны күзәтә; кире кайтканда дошман солдатын әсирлектә ала. 5 октябрьдә аның җитәкчелегендәге разведчиклар төркеме дошман тылына бәреп керә һәм сугыш кораллары складын шартлата.

1943 елның декабрендә Знаменка тимер юлы узелы өчен барган сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Сарканд шәһәрендәге (Казакъстан) һәм шәһәр тибындагы Краснозёрский посёлогындагы (Новосибирск өлкәсе) урамнарга Панарин исеме бирелә.

Әдәбият  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин