Россия Федерациясенең "Таулы Алтай" республикасында табылган борынгы төрки рун язмалары, Монголия, Енисей елгасы бассейны, Кыргызстан, Кытай һәм Казахстан язмалары белән бер рәттән, берничә йөз язмадан торган бик зур җыентыктан гыйбарәт. Германия-Россия фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә кертү барышында барлык билгеле язмалар документлаштырыла, шулай ук кайбер яңалары табыла һәм укыла. Күп сандагы яңа табылдыклар арасында Ябоган, Кургак, Инегень, Кызыл Кабак һәм Ак-Бомда табылганнары билгеләп үтелә. Мәкаләдә Алтайның рун язмаларын укуның баштагы вариантлары тәкъдим ителә.

Сылтама ясау өчен: Невская И.А. Недавние открытия в Горном Алтае: алтайский свод древнетюркских рунических памятников // Научный Татарстан. 2011. №4. С.205–213.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ирина Анатольевна Невская, филология фәннәре докторы, профессор.