Эчтәлек

Ире буенча фамилиясе — Ильясова.

1901 елның 25 марты, Казан — 1975 елның 9 декабре, шунда ук.

Сәхнә эшчәнлеген 1919 елда Кызыл Октябрь исемендәге Татар театрында (хәзер Татар академия театры) башлап җибәрә.

1922–1926 елларда — Әстерхан татар драма, 1927–1933 елларда — Мәскәү Үзәк татар яшьләре, 1933 елдан Татар академия театрларында эшли.

100 дән артык роль башкара, аларның күбесе татар сәхнә сәнгате тарихына кереп кала. Яңача гәүдәләндерү остасы буларак, Камская төгәл детальләр, хәрәкәтләр, башкару рәвеше, сөйләү манерасы ярдәмендә ышандырырлык характерлар иҗат итә.

Хатын-кызларны, аеруча гади халык кызларын, шулай ук алар характерына хас милли үзенчәлекләрне гәүдәләндергән вакытта, Камская иҗатының халыкчанлыгы ачык чагыла.

Аеруча игътибарга лаек рольләре — Нәгыймә, Мәгъри («Банкрот», «Бәхетсез егет», Г.Камал), Сабира («Татар хатыны ниләр күрми», Г.Ибраһимов), Ишанның беренче хатыны («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Гөлниса, Фәрхәнә («Ташкыннар», «Чаткылар», Т.Гыйззәт), Маһинур («Миңлекамал», М.Әмир), Сәхилә, Кәләмзә («Хуҗа Насретдин», «Зифа», Н.Исәнбәт), Сихерче («Үги кыз», А.Әхмәт), Галчиха, Кукушкина, Акылдан язган байбичә («Гаепсездән гаеплеләр», «Төшемле урын», «Яшенле яңгыр», А.Н.Островский).

Г.С.Камская Сәхилә («Хуҗа Насретдин», Н. Исәнбәт) ролендә

Әдәбият

Илялова И.Г. Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. К., 2005;

Народные артисты. К., 1980.

Автор Д.Ә.Гыймранова