Тарихы

1730 елларда нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда 19 йорт һәм 1 мәчет була.

1910 елда 439 йорт, 3 мәчет, 3 мәктәп, 3 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3883 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Спиридоновка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Иске Шөгер авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Үзәк” колхозы оештырыла. 1950 елда “Үзәк”, “Партизан” (Яңа Шөгер авылы), “Уңыш” һәм “Сортовод” колхозлары “Уңыш” колхозына (рәисе – З.Әхмәтов) берләштерелә, 1960 елдан “Шушма” колхозы составында (Яңа Шөгер авылы), 1994 елдан – “Шушма” күмәк предприятиесе, 2002 елдан – “Шушма” агрофирмасы.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (2011 елдан В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбе филиалы) бар.

Мәдәният йорты (1950 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, 2 мәчет (1896 елгы, архитектура истәлеге һәм 2000 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Киле тау”, “Текә тау”, “Каравыл тавы”, “Бизмән тау”, ”Чат тау”, “Габдрахман чишмәсе”.

Күренекле кешеләре

И.Я.Бәдретдинова (1981 елда туган) – җырчы;

И.Х.Мурзин (1916–1946) – гвардия өлкән сержанты, Советлар Союзы Герое, Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, Лениногорск шәһәрендә бер урам аның исеме белән атала һәм Геройлар аллеясында, шулай ук Шөгер авылында бюсты куелган;

Җ.Г.Рәхимов (1935–1996) – язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

С.С.Садриев (1920–1988) – Советлар Союзы Герое, Ленин, Октябрь Революциясе, 1 нче (ике тапкыр) һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, Лениногорск шәһәрендә бер урам аның исеме белән атала һәм Геройлар аллеясында бюсты куелган, ел саен аның исемендәге балалар шахмат турниры уздырыла;

И.Р.Таһиров (1936 елда туган) – тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, ТР ФА академигы, ТАССР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, Дуслык, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары кавалеры;

Э.Р.Таһиров (1940 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

И.Р.Халиков (1918–1944) – өлкән сержант, Советлар Союзы Герое, Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, Лениногорск шәһәрендә бер урам аның исеме белән атала һәм Геройлар аллеясында бюсты куелган:

З.Г.Шәрифуллин (1916–2010) – нефть чыгару операторы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, Әлмәт шәһәрендә Геройлар аллеясында бюсты, туган авылында барельеф куелган;

Халык саны

1747 елда – 53 ир-ат;
1785 елда – 140,
1859 елда – 134,
1889 елда – 1660,
1897 елда – 1875,
1910 елда – 2150,
1920 елда – 2548,
1926 елда – 2080,
1938 елда – 2273,
1949 елда – 1259,
1958 елда – 1315,
1970 елда – 1292,
1979 елда – 1036,
1989 елда – 841,
2002 елда – 913,
2010 елда – 866,
2017 елда – 898 кеше (татарлар).