Фестивальне «Татарстан Республикасының яһүд милли-мәдәни автономиясе» оештыра.

Фестиваль «Федераль еврей милли-мәдәни автономиясе», Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Проектның төп бурычлары: яһүд музыкасы мәдәниятен популярлаштыру, Татарстан Республикасы халкының киң катламнарын яһүд мәдәниятенә җәлеп итү, хәзерге җәмгыятьтә толерантлык һәм үзара аңлашу атмосферасын ныгыту, Россия Федерациясенең мультимәдәни башкаласы буларак Казан статусын ныгыту.

Фестиваль ел саен Казанда үткәрелә. Беренче фестиваль 2012 елда, 2019 елда – сигезенче фестиваль узды.

Ел саен ул бөтен дөньядан төрле яшьтәге, жанр һәм юнәлешләрдәге танылган яһүд музыкасы башкаручыларын җыя.

Фестивальдә Израиль, АКШ, Англия, Куба, Германия, Румыния, Латвия, Грузия, Украина, Белоруссия, Казахстан, Россия төбәкләре һәм ТР шәһәрләре музыкаль коллективлары катнаша. Фестивальнең Гала-концертлары «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрелә.

Халыкара яһүд музыкасы фестивале Л.Сонц исемендәге фестивальнең варисы булып тора.