Биографиясе

1846 елның 3 октябре, Елизаветград шәһәре, хәзер Кировоград шәһәре — 1907 елның 9 августы, хәзер Украина Республикасының Чернигов өлкәсе Жоведь авылы.

Харьков университетын тәмамлый (1870).

1876–1889 елларда Казан университетында: астроном-күзәтүче, приват-доцент (1886 елдан).

Хезмәтләре логика алгебрасы мәсьәләләренә карый (ул аларны «логик тигезлекләрне исәпләү» дип атый). Порецкийның бу өлкәдәге комбинатор-логик нәтиҗәләре матем. логиканың аннан соңгы үсешенә йогынты ясый (мәсәлән, ХХ йөз Америка логигы А.Блейк хезмәтләре). Порецкий — Россиядә математик логика һәм аның ихтималлык теориясендә кулланылышы турында лекцияләр укыган беренче галим.

Хезмәтләре

О способах решения логических равенств и об обратном способе математической логики // Собр. протоколов заседаний секции физ.-матем. наук Об-ва естествоиспытателей при Казан. Имп. университете. 1884. Т. 2;

Решение общей задачи теории вероятностей при помощи математической логики // Собр. протоколов заседаний секции физ.-матем. наук Об-ва естествоиспытателей при Казан. Имп. университете. 1887. Т. 5.