Ике ярымшарның тышкы тропик өлкәләрендә якынча 30 төре билгеле. Россиядә 10 төре билгеле.

Татарстан территориясендә 4 төре үсә. Сирәк кенә далаланган сөзәкләрдә, күлчәсыман сарут (E. loliodes), арадаш сарут (E. intermedium) һәм бәссыман сарут (E. pruinifera) очрый.

Шуышма сарут (E. repens) — иң киң таралган, озын, шуышма ак тамырчалы, шома ялангач сабаклы, биеклеге 130 см га кадәр һәм сызыклы яшел яисә күгелҗем яфраклы; вак, яшел чәчәкләре күп чәчәкле башакларда, ике рәт булып башакның үзәгенә урнашкан. Чәчәк төркеме — башак. Июнь–июльдә чәчәк ата, июль ахырыннан сентябрьгә кадәр җимеш бирә. Җимеше — бөртекчә. Бер үсемлек 500 м га кадәр тамырча барлыкка китерә һәм 10 меңгә кадәр бөртекчә бирергә сәләтле.

Шуышма сарут тамыры трицин углеводына, С витаминына, аксымга бай. Шуышма сарутның тамырыннан ясалган төнәтмәләр сидек һәм үт кудыру үзлекләренә ия; халык медицинасында сулыш юллары авырулары булганда кулланыла.

Көтүлекләр өчен һәм печән буларак кыйммәтле үсемлек; су баса торган болыннарда 2 тапкыр чабып алуга 1 га дан 5–6 т печән бирә (100 кг да 50–60 азык берәмлеге, 5–6 кг үзләштерелә торган протеин бар).

Шуышма сарут — авыр бетерелә торган чүп үлән, туфракны бик нык киптерә һәм начарайта, аны эшкәртүне авырлаштыра; төрле корткычлар тарату чыганагы булып тора: чыбык личинкалары, яфрак төргечләр гусеницасы, кыяклылар чебене, бөртек ябалакчыклары, май коңгызы личинкалары.

Шуышма сарут белән көрәш агротехник һәм химик юллар белән алып барыла.

Бәссыман сарут ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Шуышма сарут