- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Олы Бахта елгасы буенда, Чистай шәһәреннән 14 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөз башында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Покровское исеме белән дә искә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке чукындырылган татарлар); XIX йөздә авылга рус крестьяннары да килеп урнаша. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XIX йөз ахырына керәшен татарлар – 73%, руслар 27% тәшкил итә.
Православие приходы 1735 елда барлыкка килә, 1834 елда приход халкы һәм алпавыт Е.А.Лебедев хисабына классицизм стилендә Богоявления Господня янкормасы белән таштан Покров чиркәве төзелә; 1886–1916 елларда аны күренекле миссионер С.Г.Гаврилов җитәкли (1930 елларда ябылганнан соң бинасында клуб, китапханә, кибет, икмәк склады урнаша; соңгы чор классицизм традиияләрендәге дини архитектура истәлеге, чаң манарасы сакланмаган).
1861 елда вакытлыча алынган бинада бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла (1903 елда 53 ир бала укый).
XX йөз башында Изге Гурий борадәрлегенең хатын-кызлар мәктәбе (1903 елда 28 кыз бала укый), 3 җил тегермәне һәм 2 су тегермәне, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2813 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Иванаево волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Чистай авыл җирлеге составында.
1930 елда «Власть Советов» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.М.Прокофьев). 1958 елдан авылда эреләндерелгән «Красный Октябрь» колхозының үзәк утары урнаша (хуҗалыкка шулай ук Агрокультура һәм Николаевка поселоклары, 1963 елдан Наратъелга һәм Керәшен Наратлысы авыллары керә); 1993 елдан – «Луч» җәнлекчелек совхозы бүлекчәсе (үзәк утары – Луч поселогы), 1997 елдан соң «Актау» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1950 елда башлангыч мәктәп – җидееллык, 1961 елда сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә (2000 елда 108 укучыга исәпләнгән типик бина төзелә), 2019 елда ябыла.
Элек шулай ук клуб (2002 елга кадәр, 1961 елгы бинада), балалар бакчасы (2013 елга кадәр, мәктәп бинасында) эшли.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты (элекке мәктәп бинасында), 2019 елда төзекләндерелгән чишмә бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Актау авыллыгы (болгар чоры), Актау шәһәрлеге (монголларгача чор болгар ядкәре) табыла.
1782 елда – 169 ир-ат;
1859 елда – 689,
1897 елда – 1095,
1908 елда – 1285,
1920 елда – 1319,
1926 елда – 1064,
1938 елда – 841,
1949 елда – 491,
1958 елда – 434,
1970 елда – 350,
1979 елда – 246,
1989 елда – 202,
2002 елда – 204,
2010 елда – 192,
2021 елда – 155 кеше (керәшен татарлар – 45%, мөселман татарлар – 26%, руслар – 22%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.