Эчтәлек

Беренче тапкыр 1650 елда морзалар Ишәй һәм Булай Досаевларга Уфа өязенең Усы даругасында җир бирелгәч искә алыналар. XVII йөз ахыры – XVIII йөз башында Булай Досаевның гаиләсе Алатырь өязенә күчеп утыра, шуннан аның варислары Башкортстанга әйләнеп кайта (Күчәрбай авылы, БРның хәзерге Благовар районы).

1778 елдан — ясаклы татарлар катлавында. Ишәй варислары мишәрләр катлавында булалар һәм Каракучык, Ихсан (хәзерге Чакмагыш районы Үрнәк авылы), Рәсмәкәй, Әхмәт (хәзерге Кушнаренко районы), Биреказган (хәзерге Аургазы районы) авылларында яшиләр. Варисларының бер өлешенә, Россия армиясендә хезмәт иткән өчен, дворян дәрәҗәсе бирелә.

Досайның улы Бигәй морза варислары Чиләбе өязендәге башкортлар ташлап киткән җирләргә барып урнаша (XVII йөздә, татар-башкорт күтәрелешен бастыруда катнашканнары өчен, бу җирләр аларга гомерлек биләмәгә бирелә). Кайберләре Оренбург дворян депутатлары җыенының 1800 ел, 23 декабрь карары нигезендә дворяннар шәҗәрәсе китабының 4 нче бүлегенә языла.

XIX йөздә Киреевларның күпсанлы нәселе вәкилләре Оренбург губернасының Ихсан, Каракучык, Әхмәт, Рәсмәкәй, Күчәрбай, Урьяды (хәзерге Мишкә районы), Биреказган һәм Күзәк (хәзерге Аургазы районы), Яңавыл (хәзерге Чишмә районы), Суба, Мансур, Корман, Касыйм, Карач, Коншак һәм Ахун (хәзерге Чиләбе өлкәсе), Казан губернасы Чистай өязенең Кәләй һәм Мөслим авылларында (хәзерге Чистай районы) яшиләр.

Әдәбият

Новиков В.А. Сборник материалов для истории Уфимского дворянства. Уфа, 1879;

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор — И.Р.Габдуллин