Эчтәлек

Поселокка 1927 елда Урмандәй авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Нигез салынган көннән ТАССРның Чистай кантоны Яңа Әдәм волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Урмандәй авыл җирлеге составына керә.

1930 елда поселокта “Заря” колхозы” оештырыла, ул 1932 елда “Трудовой” колхозына (Урмандәй авылы), соңрак – “Ударник” колхозы (үзәк утары Урмандәй авылында) составына керә. 1934 елдан “Трудовой” колхозы (Урмандәй авылы), 1950 елдан Сталин исемендәге колхоз составында (үзәге – Урмандәй авылында), 1961 елда “Путь к коммунизму”, 1963 елда Карл Маркс исемендәге кохозга үзгәртелә. 1989−2003 елларда “Асанваг” крәстиян-фермер хуҗалыгы.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Поселокта төзекләндерелгән чишмә бар.

1937 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1974 елда ябыла.

Халык саны

1938 елда – 155,
1949 елда – 169,
1958 елда – 186,
1970 елда – 146,
1979 елда – 108,
1989 елда – 62,
2002 елда – 73,
2010 елда – 78,
2015 елда – 86 кеше (чуашлар).