Эчтәлек

Бөгелмә шәһәре хезмәт ияләре депутатларының шәһәр советы башкарма комитеты карары белән 1965 елда нигезләнә.

1966 елда Бөгелмә төбәкне өйрәнү музее филиалы буларак ачыла, 1981 елдан ТАССР Берләштерелгән дәүләт музее (хәзер Татарстан Республикасының Милли музее) филиалы.

2007 елдан муниципаль музей.

XIX йөз ахырында кенәз Р.И.Нижерадзе милке булган, 1918 елда Бөгелмә хәрби комендатурасы урнашкан бер катлы агач йортны били.

Бинага мемориаль такта куела (1963 ел).

Музейның гомуми мәйданы 190 м2, фондларында 1489 саклау берәмлеге исәпләнә.

2 даими экспозиция эшли: мемориаль бүлек – комендант ярдәмчеләре канцеляриясенең интерьеры рәвешендә төп типологик әйберләр җирлегендә торгызыла, әдәби-документаль өлеш язучының тормышы һәм иҗади эшчәнлегенә багышлана.

Музейда шулай ук Ярослав Гашекның тууына 120 ел тулуга багышлап ачылган «Ирония музее. Анонс» дигән даими күргәзмә эшли.

Музей директорлары – С.И.Антонов (1965–1966 еллар), Е.С.Плаксина (1967–1988 еллар), Л.Л.Сергеева, 2001 елдан – О.Б.Шошева.

Әдәбият

Гиззатуллин И.Г. Дом, где в 1918 жил и работал чешский писатель Я.Гашек // Материалы свода памятников истории и культуры РСФСР. М., 1984. Ч. 2;

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. Казань, 1999.