Эчтәлек

Василий Иванович (1805 елның 22 декабре – 1867 елның 30 октябре, Казан шәһәре) – шәһәрнең нәселдән күчмә шәрәфле гражданы, 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре.

Ашлык белән сәүдә итә, Казанда беренче буксир пароходлары, Адмиралтейство бистәсендә пар тегермәне хуҗасы.

О.В.Журавлёва-Романованың вафатыннан соң яшәүдән туктаган «Казанда Романов һәм Журавлёв» сәүдә йортын оештыручыларның берсе.

Казан шәһәр магистраты бургомистры, Казан шәһәр җәмәгать банкы директоры урынбасары (1848–1851 еллар), Казан губернасының земство җыены әгъзасы (1867 ел).

Ул мирас итеп калдырган 15 мең акчага Александр һөнәрчеләр хастаханәсе өчен бина сатып алына.

Козьма Иванович (1823 ел – 1888 елның 20 августы, Казан шәһәре) – коммерция советнигы (1881 елдан), шәһәрнең нәселдән күчмә шәрәфле гражданы, 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре.

Ашлык белән сәүдә итә, Казан өязе Колсәет авылында ярма ярдыру заводы, су тегермәне, 450 дисәтинә җир, Зөя өязе (Казан губернасы) Яр буе Морквашы авылында пар тегермәне хуҗасы.

Сәүдәгәрләр старостасы (1858 ел), Казан шәһәр магистраты ратманы (1863–1866 еллар).

1870 елдан Казан шәһәр думасы гласные, 1870–1871 елларда – башлыгы. Бер үк вакытта Казан өязенең земство җыены гласные (1858–1876 еллар).

1884 елда Колсәет авылында, ярма ярдыру заводы каршында һөнәр училищесе ача.

Александр һөнәрчеләр хастаханәсенең попечителе (1869–1876 еллар), анда үз акчасына 25 урынга исәпләнгән хатын-кызлар бүлеге ача; Казан реаль училищесе попечителе.

Казан мәхкәмә округының шәрәфле җәмәгать судьясы (1868–1876 еллар).

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. Казань, 1906. Вып. 1.

Авторлар – Л.М.Свердлова, Е.Б.Долгов